Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөмкинлекләре чикле балалар йөзү буенча ярышларда көч сынашты

16 нчы мәктәптә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында йөзү беренчелеге узды.

Ярышларда шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 62 бала катнашты. Алар 25 метр дистанцияне йөзеп чыгарга тиеш иде. Яшь спортчыларны  йөзү федерациясенең башкарма директоры Ринат Шәйхаттаров сәламләде.

Ярышта катнашучыларга татлы бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләре исә грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. 

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса