Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә судомодель спорты буенча республика ярышлары узды

Әлмәт районының балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә мәктәп укучылары арасында судомодель спорты буенча ачык республика ярышлары булып узды.

Ярышларда Әлмәт, Зәй, Саба һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән 26 укучы катнашты. Иң дәрәҗәле “ЕК-600 моделе классы” ( 600 мм зурлыктагы хәрби корабль күчермәсе) категориясендә Әлмәтнең “Яшь техниклар станциясе” үзәгендә шөгыльләнүче  Марс Евсеев җиңүче булды.  Икенче урынга   Балык-Бистәсе районының балалар һәм яшүсмерләр  иҗаты үзәгенә йөрүче Вәзир Абдуллин ия булды. Өченче урынга исә Саба районыннан Солтан Зәһриев ия булды.

 

Фото:http://dosaafrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X