Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге булып үтте

11-12 гыйнвар көннәрендә Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында 1999- 2001 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды.

Бу ярышларда республикабызның 13 шәһәреннән килгән көрәшчеләр катнашты. Спортчлар 10 авырлык категориясендә көч сынаша.

Нефтьчеләр каласын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 12 спортчы тәкъдим итте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр югары нәтиҗәләр ирештеләр.

Беренче урынны  60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Азимджон Давронов, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә  Максим Хәйретдинов, 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ришат Закиров һәм 72 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамазан Гаджиев яулады.

Өченче урынга 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә Адель Сираҗетдинов, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Владислав Мамбетов, 77 килограммга кадәр авырлык категориясендә Михаил Сибаев, 87 килограммга кадәр авырлык категориясендә Денис Постников һәм 130 килограммга кадәр авырлык категориясендә Арыслан Салихҗанов лаек булды.

Безнең егетләр ун авырлык категориясенең сигезе буенча  пьедесталда призлы урыннар алдылар!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X