Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Almetievsk cup турниры уза

15 февральдән алып 22 февральгә кадәр Әлмәттә Almetievsk cup Халыкара теннис турниры уза.

Әлеге ярышлар инде сигезенче тапкыр оештырыла.  Биредә катнашу өчен дөньяның 9 иленнән 119  спортчы килгән. Ярышлар Олимпия системасы буенча үткәрелә һәм турнир үз эченә хатын-кызлар һәм ир-атлар турнирында 16 пар буенча сайлап алу һәм төп турны ала.

Спортчыларның күбесе теннис белән профессиональ рәвештә кечкенә вакыттан ук  шөгыльләнә. Шуңа күрә алар инде хәзер үк юниорлар арасында гына түгел, ә өлкәннәр турнирларында да катнаша. Башка илләрдән килүче көндәшләр катнашучыларны куркытмый, ә киресенчә, үзләрен тонуста тотарга ярдәм итә.

Джан Лука Таннер  бу ярышларда катнашу өчен Швейцариядән килгән. Теннис белән ул ун елга якын шөгыльләнә.

- Мин Россия спортчысына каршы уйныйм. Бу ярышларда җиңү яулар өчен  мин бик тырышачакмын, – дип белдерде турнирда катнашучы Джан Лука Таннер.

 

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса