Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләрне «Көзге стартлар» атлы спорт ярышына чакыралар

28 сентябрь көнне Әлмәт ипподромында «Көзге стартлар» ат спорты ярышлары сезонының ябылу тантанасы узачак. Ярышлар 11: 00 сәгатьтә башлана.

Көн программасында пони юртак һәм югары токымлы ат чабышлары узачак. Шулай ук «Татнефть» ААҖ Кубогына 4 яшьлек атлар һәм юртаклар арасында төп приз уйнатылачак. Моннан тыш, Әлмәт муниципаль районың  51 нче авыл яшьлщре спартакиадасы исәбенә җирле токымлы атлары өчен дщ чабыш булачак. Тамашачылар өчен активлык нокталары һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату оештырыла.

Бу көнне  шәһәр халкы өчен 9.30 сәгатьтән башлап  Тукай проспекты - Ленин урамы - Төзүчеләр проспекты – Совет урамы – Ипподром маршруты буенча махсус автобус йөриячәк.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса