Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр “Кузнецкие медведи” командасына оттырды

14 февраль көнне әлмәтлеләр кабат “Кузнецкие медведи” командасы белән уйнады.

“Кузнецкие медведи” һәм “Спутник”  командаларының икенче уены тамашачыларны  голлар күплеге белән бик сөендермәде. Беренче периодта бәхет хуҗаларга елмайды.  Әлмәтлеләр җавапны аларга бары кырык тугызынчы  минутта гына  бирә алды.

Матчның төп вакыты тәмамланырга дүрт минут калгач,  хуҗалар исәпне 2:1  ясады. Ахырда әлмәтлеләр капкачыдан башка уенга  күчтеләр. Тик көндәшләр барыбер алка кертә алды.

Уен көндәшләр файдасына  3:1 исәбе белән  тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X