Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр - Халыкара футбол турниры җиңүчеләре

Чуашстан республикасының Шөмерлә шәһәрендә В.А. Кутырев истәлегенә 2005 елгы һәм аннан кечерәк балалар командалары арасында V Ачык футбол турниры узды.

Әлмәтнең «Алнас» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар  командасы арасында футбол буенча Халыкара ачык турнирда җиңде, дип хәбәр итә мәктәпнең матбугат хезмәте.

Сайлап алу уеннары нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр Заречный командасы белән тигез исәпкә уйнады һәм  Йошкар-Ола һәм Түбән Новгородтан килгән  көндәшләрен узып, ярышларның ярымфиналына чыкты. Ярымфиналда Энгельс футболчыларын отып, әлмәтлеләр хуҗалар командасы белән очрашты. Матчның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. Ләкин пенальти вакытында әлмәтлеләр көндәшләр капкасына өч гол кертте һәм җиңүче булды.

- Безнең мәктәп командасы турнирда икенче тапкыр катнаша. Узган ел егетләр бишенче урынны алды. Без ел дәвамында ныклап әзерләндек, шуңа күрә быел спортчыларыбыз көчле көндәшләрен җиңеп чыкты, - дип билгеләп үтте Әлмәтнең футбол буенча спорт мәктәбе директоры Аркадий Данилов.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса