Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчеләре алдынгылар рәтендә

18 – 21 февральдә Саранскида йөзү буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда 520 гә якын спортчы катнашты. ⠀

Әлеге ярышларда  Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы составында Эдуард Вәлиәхмәтов, Реналь Нәҗипов, Егор Силачев һәм Роман Яковлев Әлмәт данын яклады.

Эдуард Вәлиәхмәтов (Идел буе федераль округы Чемпионаты буенча) комплекслы йөзү буенча 400 метр арада – беренче, 200 метр арада - икенче урынны һәм брасс белән йөзү буенча 200 метр арада – икенче, 100 метр арада - өченче урынны алды.

Реналь Нәҗипов (Идел буе федераль округы беренчелеге буенча)  400  һәм 200 метр  араны комплекслы йөзү буенча  ике икенче урынны яулый алды. 

Уңышлы чыгыш нәтиҗәсендә әлмәтлеләр Россия Чемпионатына сайлап алынды. ⠀

Егетләрне һәм аларның тренерлары Светлана Вәлиәхметованы зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса