Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре медальләр белән кайтты

7-9 февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт спортчылары 2 алтын һм 2 бронза медальгә ия булдылар.

1 нче урынга 62 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Азимджон Давронов һәм 97 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Сергей Надеждин лаек дип табылды.

3 нче урынга 63 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Ришат Закиров һәм 67 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Рамазан Гаджиев ия булды.

Егетләр  тренерлары Э. Гаджиев, Э. Джанвелян һәм Д. Корнилов  җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Алда аларны март аенда Иркутск шәһәрендә узачак Россия беренчелеге көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса