Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт егетләре Казахстан үрләрен яулый

12-16 июнь көннәрендә Казахстанда дөнья чемпионы Нурболат Рысмаганбетов призына Халыкара бокс турниры булды.

Турнирда 2005-2006 елгы егетләр көч сынашты.  

Биредә Казахстан, Монголия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россиядән килгән 96 спортчы катнашты. 

Әлмәт данын биредә “Девон-Юность” бокс клубы укучылары яклады. Әлмәтнең көчле спортчылары бу ярышларда да сынатмады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  Илдан Шәңгәрәев 34 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга, Артем Бормотов 34 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны яулады.

Моннан тыш, Артем Бормотов яхшы техника һәм тактик әзерлек күрсәткәне өчен махсус кубок белән бүләкләнде.

Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса