Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчыларының чираттагы җиңүе

28-31 март көннәрендә Чирмешәндә Космонавтика көненә багышлаган бокс буенча V республика турниры узды.

Турнирда Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама, Кама Аланы, Сарман, Җәлил, Ютазы, Байлар Сабасы, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләреннән килгән 103 спортчы катнашты.

Әлмәт данын бу ярышларда  Р.Низамиев һәм С.Бормотов җитәкчелегендә “Девон-Юность” бокс клубында шөгыльләнүче 10 спортчы яклады.

Турнир нәтиҗәләре  беренче урынга  29 кг авырлык категориясендә Кирилл Коростелев (2007 елгы), ә Илья Коростелев (2005 елгы) 41,5 кг авырлык категориясендә икенче урынгга ия булды.

Өченче урынга 30 кг авырлык категориясендә Рамазан Салахов (2008 елгы), 50 кг авырлык категорисендә Таһир Нуруллин (2004 елгы), 36 кг авырлык категориясендә Никита Нескоромный (2007 елгы), 36 кг авырлык категориясендә Павел Нескоромный (2007 елгы), 38,5 кг авырлык категориясендә Богдан Денисов (2007 елгы) һәм  56 кг авырлык категориясендә Артем Назаров (2005 елгы) ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса