Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары Җәлилдән җиңү белән кайтты

1 декабрь көнне Җәлил бистәсендә Әлмәтнең “Девон-Яшьлек” һәм Җәлил бистәсенең “Бердәмлек” командалары арасында бокс буенча матч очрашуы булып узды.

Бергә бер барган көрәштә “Девон-Яшьлек” командасы 9:4 исәбе белән җиңү яулады.

Беренче урынны 26 килограммга кадәр авырлык категориясендә  Ратмир Хәкимов (3 нче мәктәп), 34 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илдан Шәңгәрәев (10 нчы мәктәп), 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Владислав Беляев (24 нче мәктәп), 46 килограммга кадәр авырлык категориясендә Таһир Нуруллин  (16 нчы мәктәп), 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Хазар Мехтизаде (КИУ), 56 килограммга кадәр авырлык категориясендә Алмаз Дәүләтшин (7 нче мәктәп)  һәм Тимур Дәүләтшин (АПТ), 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Никита Косарев (24 нче мәктәп) һәм 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә Назар Мехтизаде  (25 нче мәктәп)  яулады.

Икенче урынга 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә Антон Андиряков (24 нче мәктәп), 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә Эмиль Шәйхетдинов(12 нче мәктәп), 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рамазан Мөхәрәмов (25 нче мәктәп), 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә Виталий Сергеев (АПТ) ия булды.

Тренерлары – Р. Низамиев һәм С. Бормотов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса