Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары алдынгы

16-20 октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бокс буенча төбәкара турнир узды.

Турнирда Самара, Казан, Октябрьский, Яр Чаллы, Менделеевски, Түбән Кама, Киров, Лениногорск, Туймазы, Ютазы, Урыссу, Нурлат, Яңа Чишмә,  Мамадыш, Арча, Алабуга, Кукмара һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән 368 спортчы катнашты.

Әлмәт боксчылары бу ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап,  алдынгы урыннарга ия булдылар.

30 кг авырлык категориясендә беренче урынга Рамазан Сәлахов, 38 кг авырлык категориясендә Роман Манукян һәм 63 кг авырлык категориясендә Егор Гудошников ия булды. 

Икенче урынга 26 кг авырлык категориясендә Марат Мингалиев, 36 кг авырлык категориясендә Риналь Шәйдуллин, 41  кг авырлык категориясендә Глеб Логинов һәм 52 кг авырлык категориясендә Таһир Нуруллин лаек дип табылды.

Ә өченче урынны 30 кг авырлык категориясендә Ратмир Хәкимов, 34 кг авырлык категориясендә Шамил Газимагамедов, 31  кг авырлык категориясендә Илназ Йосыпов, 40  кг авырлык категориясендә Данил Батыров һәм 52 кг авырлык категориясендә Таһир Нуруллин һәм 54  кг авырлык категориясендә Риналь Гарипов алды.

 

Егетләр  “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса