Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Аяксыз калган Әлмәт егете сноубордта шуу буенча мастер-класс күрсәтәчәк

2015 елда Әлмәт егете Илнур Ханнанов юл-транспорт һәлакәтенә эләгә һәм бер аягын югалта.

Авырлыкларга бирешмәскә өйрәнгән егет бу юлы да сынатмый. Илнур Социаль иминиятләштерү  фондына мөрәҗәгать итә, индивидуаль тернәкләндерү программасына кертелә.

2018 елда аңа Социаль иминиятләштерү фондыннан  бушка протез бирәләр. Яңа заманча  тернәкләндерү чарасы Германиядә җитештерелә. Тышкы энергия чыганагы булган протез электр моторлы  гидравлик приводны куллана. Әлеге протез  инвалидка  спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә.

- Мин юл һәлакәтенә очраганчы бик актив кеше идем, сноубордта шуа идем. Һәлакәттән соң да күңел тынгы бирмәде һәм  күпмедер вакыт үткәч сноубордка басып карарга булдым. Әкрен, әкрен барысы да килеп чыга башлады, - диде Илнур Ханнанов

Җайланмага махсус программа урнаштырылган. Аны WI-Fi ярдәмендә телефонга  кушылып көйләп була. Протез тозлы  һәм хлорлы судан курыкмый торган  махсус заманча материаллардан ясалган. Ягъни бу протез ярдәмендә дайвинг белән дә шөгыльләнеп була.

- Ул йөрү, баскычтан төшү өчен бик уңайлы. Әлеге протезда кискен туктату функциясе дә урнаштырылган .  Аның эчендә магнит сыеклыгы бар.  Син егылам дип уйлаганда  әлеге функция эшли башлый.   Магнит сыеклыгы туктала һәм протез катып кала, – дип белдерде Илнур Ханнанов

Әлеге тылсымлы протез ярдәмендә  Илнур Ханнанов  актив яшәү рәвеше алып бара. Илнур социаль челтәрләрдә мөмкинлекләре чикле булган затларга  яңа мөмкинлекләр ачкан заманча технология турында сөйли.

Яңа ел каникуллары вакытында исә “ЯН” тау чаңгы комплексында ул  сноубордта шуу буенча мастер-класс күрсәтәчәк.

 

Фото шәхси архивтан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса