Әлмәт халкы өчен заманча дәвалану мөмкинлеге арта
Сәламәтлек

Әлмәт халкы өчен заманча дәвалану мөмкинлеге арта

Хәзер Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә мондый ярдәм алу өчен башка шәһәрләргә барырга туры килмәячәк.

Октябрь аенда республика онкология диспансерының җирле филиалында нур терапиясе өчен тизләткеч урнаштырганнар.

Яңа җиһаз табибларга сәламәт тукымаларны мөмкин кадәр саклап, шешкә төгәлрәк йогынты ясарга мөмкинлек бирәчәк.

  • Хәзер белгечләр белем ала, ә беренче пациентларны 2026 ел ахырына кадәр кабул итәргә планлаштыралар.