Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары “Автомобилист” командасын "коры" калдырып җиңде

"Ак Барс" хоккейчылары Көнчыгыш конференциясе лидерыннан өстен чыкты.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Екатеринбург шәһәрендә КХЛның көнчыгыш конференциясенең лидеры “Автомобилист”ны 3:0 исәбе белән җиңде.

Беренче период. Унөченче минутта "Ак Барс" сакчысы Никита Лямкин исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Унҗиденче минутта Иржи Секач күпчелектә "Ак Барс" өчен алка кертә алды (0:2). Периодның соңгы минутында "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачёв гол кертте (0:3).

Өченче периодта кертелгән алкалар булмады.

Командалар составы:

“Автомобилист”:
Коварж (Фомин); Доус – Да Коста – Секстон, Гуркин – Вишневский; Белоусов – Кучерявенко – Казионов, Василевский – Трямкин; Гареев – Паре – Голышев, Бодров – Егоршев; Обидин – Грачёв – Литовченко (Рассейкин), Валитов.

“Ак Барс”:
Шарыченков (Подъяпольский);  Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Манухов; Основин – Малыхин – Лукоянов, Постма – Юдин; Ткачёв – Попов – Галиев, Лямкин – Батыршин; Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Воронков, Галимов).

  • “Ак Барс” киләсе уенын 18 февральдә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” - "Металлург" матчы 19:30 сәгатьтә башлана.  

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X