Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ГТО һәм дартс буенча ярышлар узды

Чара «Өченче буын» XII спартакиада кысаларында узды.

 Әлмәт районы ветераннар (пенсионерлар) советы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол залында Әлмәт муниципаль районы пенсионерлары арасында ГТО һәм дартс буенча ярышлар уздырды.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт муниципаль районында «Өченче буын» XII спартакиадасы гыйнварда 14 спорт төре буенча старт алды.

Әлеге Программа 2018 елдан тормышка ашырыла. Бу чорда 12 мең пенсионер катнаша , 12 физкультура-сәламәтләндерү клубы эшли. Бу эшнең нәтиҗәсе-спорт белән шөгыльләнүче пенсионерлар арасында авыруларның кимүе, кандагы холестерин һәм шикәр күләменең кимүе.

Пенсионерлар ГТО нормативларын үтәп һәм дартс уенында ярышып, һәр яшь категориясендә шәхси беренчелектә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшыларын билгеләделәр.  Ярышларда пенсионерларның  16 командасы катнашты. Командалар 4 кешедән торды.

Ноябрь уртасында тагын ату буенча ярышлар планлаштырылган. Аннан соң волейбол һәм спартакиаданы ябу булачак, анда иң яхшы предприятиеләр һәм спортчыларны бүләкләячәкләр.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса