Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча республика турнирында җиңү яулады
Спорт

Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча республика турнирында җиңү яулады

Ярышларда республикабызның 110 спортчысы катнашты.

2-3 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан республикасының атказанган геологы Р.Г. Харисов истәлегенә һәм геолог көненә багышланган кикбоксинг буенча республика турниры булып узды.

 

Әлмәт шәһәрен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.

Әлмәт кикбоксерлары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Симонов Никита, Фадеев Никита җиңү яуладылар. Козлов Дмитрий, Муллагалиев Камил 3 нче урыннарны алдылар.

Егетләрне һәм аларның тренерларын котлыйбыз!