Әлмәттә «Тоннель» чарасы үтте.
Әлмәттә "Тоннель" рейдында аек булмаган машина йөртүчене ачыклаганнар
45 мең штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү – мондый җәзаны дәүләт автоинспекциясе тарафыннан «Тоннель» операциясе вакытында эләккән машина йөртүче алачак. Инспекторлар автомобиль йөртүчеләрне аеклыкка тикшергән, моннан тыш, юл хәрәкәтенең башка кагыйдәләрен санга сукмаучылар да булган.