Әлмәтле һәлак булган.
Фаҗига 20 майга каршы төндә Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында була. "Лада Ларгус" йөртүчесе пошига бәрелә, шуннан соң машина юл читенә төшә. Әлмәт районыннан бер ир-ат җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Моннан тыш, район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бер атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагын ачыклаган.