Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» операциясе вакытында 18 хокук бозучыга штраф салынган

Инспекторлар 95 автомобильне тикшергән.

 21 ноябрьдә Әлмәт районында "Тоннель" операциясе узды. Ул аек булмаган хәлдә автомобиль йөртүчеләрнең  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт районы бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында инспекторлар 95 машинаны тикшергән һәм 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Сигез машина йөртүче һәм өч пассажир куркынычсызлык каешлары өчен, 3 машина йөртүче – ОСАГО полисы булмаганы өчен, 2се укылмый торган дәүләт теркәү билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, берсе – исерек хәлдә булган өчен һәм хезмәткәрнең транспорт чарасын туктату турындагы таләпләрен үтәмәгән өчен штраф түләргә мәҗбүр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса