Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Гомер бер генә бирелә

Көзге чорда көннәр кыскару һәм һава шартлары начараю сәбәпле, аварияләрдә һәлак булучы җәяүлеләрнең саны 30 процентка арта, үлемгә китергәннәре, нигездә, караңгы вакытка туры килә. Статистик мәгълүматлар бүген шул турыда сөйли.

Шуңа да җәяүлеләргә көз айларында киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагарга киңәш ителә. Әйтик, фараның якын уты белән җәяүлене 25-30 метрдан гына күрергә була.

Ә инде җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булган очракта әлеге ара 130-140 метрга кадәр ерагая. Фараның ерактагы яктылык уты 400 метр арадагы җәяүлене күрү мөмкинлеге бирә. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүле катнашындагы юл һәлакәтләрен 65 процентка кадәр киметә, ди инспекция белгечләре.

Чыннан да, юл ялгышлыкны гафу итми. Сакланганны исә аллаһы да саклап йөртә. Шуңа күрә дә балаларга һәм өлкәннәргә генә түгел, барыбызга да киемнәребезгә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөрү кирәк.

Агымдагы елның 8 аенда гына да Әлмәт юлларында 16 кеше һәлак булган, 97 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Әлеге саннар районда юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле ситуациянең шактый кискен торуын дәлилли. Гыйнвар аенда исә 17 авария теркәлгән булган, аларда 10 кеше һәлак булган. Гыйнвардан кала аварияләр иң күп булган ай августка туры килгән. Бу айда 15 авария булган, 1 кеше үлгән. Уйланырга җирлек бар монда. Машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза юл йөрү кагыйдәләрен. 29 юл-транспорт һәлакәтендә 28 җәяүле зыян күргән, 2 се үлгән. Законнарда каралган җәзаларның катгыйлануы белән бәйледерме, башка сәбәпләрдерме, аек булмаган хәлдә машина руле артына утыручылар саны, күп булмаса да, елдан-ел сизелерлек кими.

 

 Узган елның шушы вакытына шундый 447 очрак теркәлгән булса, быел 391 очрак тәшкил итә. Бу уңайдан гражданнарның үзләренең дә уяу булулары сорала. Атнаның иң аварияле көне - дүшәмбе, ди автоинспекторлар. Иң күп юл-транспорт һәлакәте 15.00 һәм 16.00 сәгатьләр аралыгына туры килә икән. Бу көнне аеруча сак һәм игътибарлы булу зарур.

 

Җәй айларында, көз башында ЮХИДИ хезмәт-кәрләренең эше аеруча тыгыз булган быел. Сәбәбе - бу сезонда әлмәтлеләр арасында шәһәр урамнары буйлап самокатта элдертү аеруча популярлашып китүе. Самокатчыларны велоюлда, тротуарда гына түгел, машина юлларында да күрергә була бүген. Зур тизлектә кинәт кенә каршыга килеп чыккан самокатчылардан җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә чын мәгънәсендә шүрли, аларга килеп бәрелүдән курка. Араларында бер самокатка икешәр, өчәр кеше басып йөрүчеләрне дә күзәтергә була. ЮХИДИ бүлеге сезон башыннан самокатчылар белән бәйле 5 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлүен хәбәр итте. Автоинспекторлар махсус рейдларга чыгып, самокатчылар белән аңлату эшләре дә алып бардылар. Киләсе ел тагын нәрсә күрсәтер.

Әлбәттә, юл кагыйдәләрен һәрберебез камил белергә тиеш. Шулай да алардан тыш йөри торган юлларыбызның имин һәм куркынычсыз, юл билгеләренең дөрес һәм нормаларга туры китереп урнаштырылуы өстендә дә бик күп эшлисе бар әле. Гомер бер генә бирелә. Шуңа да аның кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез яшәү өчен уяу һәм игътибарлы булсак иде. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса