Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Юлларда

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре «Игелекле Әлмәт» штабы волонтерлары белән берлектә ир-ат машина йөртүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Аларга яхшы кәеф, имин юллар теләделәр һәм открыткалар тапшырдылар. Шулай ук  йөртүчеләрне һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.


Ир-атлар ихлас күңелдән котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм юлларын  елмаю, яхшы кәеф белән дәвам иттеләр.