Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Дөгедә мышьяк табылган?!

Экспертлар түгәрәк дөге җитештерә торган биш брендны тикшергән.

“Росконтроль” Бөтенроссия кулланучылар союзы экспертлары түгәрәк дөге җитештерә торган биш брендны тикшергән һәм аларның өчесендә мышьяк тапкан. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Шебекинский", "Националь" и Fine life брендлары җитештергән дөге турында сүз бара. Рөхсәт ителгән күләм артып китмәгән, әмма ачыклау алымының җитешсезлеген исәпкә алганда, артып китү булырга мөмкин”, - диде белгечләр.

Дөге ярмасында пестицидлар бөтенләй булмаган, яки бары тик рөхсәт ителгән күләмдә генә булган. Тикшерелгән үрнәкләрдә күгәрек гөмбәсе булуын күрсәтә торган микотоксин – афлатоксин В1 да табылмаган.

Тулаем алганда, әлеге биш бренд дөге дә органолептик күрсәткечләр һәм куркынычсызлык таләпләре нормасына туры килә. Әмма “Шебекинский” дөгесендә стандартлар белән чагыштырганда вакланган бөртекләрнең күләме 15 процентка артык булган. Ә беренче категорияле дөге өчен норма – 9 процент. Моннан тыш, аның дымлылык күрсәткече дә ГОСТ рөхсәт иткән күрсәткечләр чигендә булган.

Нәтиҗәдә Росконтроль “Ашан”, “Националь”, “Агро-Альянс”, Fine life маркалы дөгеләрне сатып алырга киңәш итә. “Шебекинский” бренды дөгесе кисәтүләр ясалган товарлар исемлегенә кертелде, чөнки маркировкада күрсәтелгән беренче сортка туры килми”, - диделәр союзда. Аны сатып алу кулланучылар иркендә кала дип тә әйттеләр.

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса