Әлмәттә бер атна эчендә 86 баланы хастаханәгә салганнар
Сәламәтлек

Әлмәттә бер атна эчендә 86 баланы хастаханәгә салганнар

Табиблар халыкка мең тапкырдан артык ашыгыч ярдәм күрсәткән.

Әлмәт табиблары узган атнага нәтиҗә ясады: 1,1 меңгә якын кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 20 июльдән 26 июльгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, кабул итү бүлегенә 388 пациент килгән, ә травмпунктка — 697. Мондый статистиканы Әлмәт үзәк хастаханәсе игълан итте.
Табиблар мең тапкырдан артык ашыгыч ярдәм күрсәткән (1110 чакыру). Бу чорда шулай ук 12 инсульт һәм 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 бала зыян күргән.

 Моннан тыш, стационарга 86 баланы салганнар, ә табиблар 55 операция үткәргән, аларның яртысыннан артыгы офтальмология белән бәйле.