Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа ФАП ачылды

Соңгы елларда район торак пунктларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, хөкүмәтебез тарафыннан саллы гына эшләр башкарыла.

Шуларның берсе – фельдшер-акушерлык пунктлары төзү. «Татарстанда 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау тармагын үстерү» республика программасы кысаларында ел саен авылларда уңайлы ФАПлар ачылу әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Дальняя Ивановка авылында да менә шундый заманча медицина пункты сафка басты. ФАП Багряж-Никольское һәм Кече Багряж авылларында яшәүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтәчәк. Модульле ФАП заманча җиһазландырылган, биредә диспансерлаштыру, вакциналаштыру һәм ЭКГ-тикшеренү кебек мөһим чараларны узыру мөмкинлеге дә бар.

ФАП ачылу – авыл кешесе өчен куаныч кына түгел, бәхет инде ул. Халыкка әлеге сәламәтлек пунктының рәхәтен озак еллар дәвамында күрергә язсын. Иң мөһиме – тәннәренә сихәтлек алырга килүчеләрне дәвалаучы белгечләр булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса