Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хроник артриттан - кабак суы

Сәламәт булыгыз!

Кабак суы клетчаткага бай. Ябыгырга теләгән кешегә нәкъ менә аны эчәргә киңәш ителә.

Чөнки клетчатка озак эшкәртелә һәм аппетитны баса. Моннан  тыш, кабак согы ялкынсынуны бетерә, буыннар сызлавын киметә. Файдалы сок ясар өчен зур булмаган кабакның яртысын, 2 яшел алма, 2 кишер чистартыгыз. Барысын да сокчыгаргычтан үткәрегез һәм бераз гына корица сибегез. Бу сокны ашар алдыннан яртышар стакан эчегез.

Суалчаннарны бетерү өчен

Киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез.

Бу катнашманы акрын гына (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз. Аннары тозлы эчйомшарткыч су эчегез һәм ярты сәгатьтән туры эчәккә сыеклык кертегез.

Үт куыгы ялкынсынган вакытта

Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында өйдә «кабак сөте» эчү файдалы.

Аны җиңел генә әзерләргә була. 50 г чистартылган төшкә су (80 мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы «сөт»не ач карынга эчегез. Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250-500 г орлыкка 0,5-1 л кайнар су салыгыз, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса