Йөрәк авырулары булган кешеләргә суда коенудан баш тартырга туры киләчәк.
Крещение коенулары чыныккан һәм ОРВИ симптомнары булмаган татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Беренче тапкыр салкын суда коенганда табиб белән киңәшләшү мөһим һәм шунда ук суга чумарга түгел, ә алдан әзерләнергә кирәк.
Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайлагыз, анда суны ТР Роспотребнадзор тикшерәчәк. Ә ОРВИ симптомнары һәм температура белән чуму катгый тыела. Шулай ук Крещение коенуыннан йөрәк авырулы кешеләргә баш тартырга кирәк, чөнки температураның кискен алышуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.