Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлмәттә - "Игелекле Сабантуй"
Бүген Татарстан нефтенә 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Игелекле Сабантуй” бәйрәме узды.
-
Яңа проект, яңа җиңү
Быел, Театр елында Идел буе федераль округында яңа иҗтимагый проект тормышка ашырыла. «Театраль Идел буе» фестивале яшьләрне әлеге мохитка җәлеп итү, театр сәнгатен үстерү максатыннан гамәлгә куела. Әлмәт укучылары фестивальдә үзләрен күрсәтергә өлгерде инде.
-
Бүген Әлмәт театры җанланды
Бүген җәйге ялдан соң Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары эшкә чыкты.
-
Әлмәттә - Төзүчеләр көне
Бүген Әлмәттә Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр.
-
Эшкуарларны нәрсә борчый?
Бүген эшмәкәрләргә уңышлы эшләү өчен нәрсә комачаулык итә, нинди сорауларны хәл итәргә кирәк – районыбызның 50 дән артык урта һәм кече бизнес вәкиле ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет тарафыннан оештырылган стратегик сессиядә шулар хакында сөйләште
-
Нефтьчеләр әлмәтлеләр алдында җавап тотты
4 августта «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр активистларының «Татнефть» вәкилләре белән очрашуы булды. Бирегә 50 ләп кеше җыелды.
-
Әлмәт урамнарында ЭКОЛОГИК МӘГЪЛҮМАТИ-ТАБЛО барлыкка киләчәк
«Татнефть» ААҖ Әлмәттә экологик мәгълүмати-таблолар урнаштырачак. Заманча LED панельләре шәһәрнең төрле районнарында барлыкка киләчәк.
-
Халык үзе хәл итә
Сезне ишегалдыгызның торышы борчыймы? Фикерегезгә колак салучылар бар, шикләнмәгез! Элек бу мәсьәлә авыррак хәл ителсә, бүген ул игътибар үзәгендә. Әлеге мөмкинлекне халыкка «Безнең ишегалды» проекты тудыра.
-
Урак өсте башланды
Узган атнада районда урак өсте башланды. Беренчеләрдән булып иген басуына Токарликов исемендәге, «Кичүчат», «Союз-Агро», «Яңа Михайловка» җәмгыятьләре чыкты. Инде ындыр табакларына яңа уңыш кайта башлады. Быел бөртеклеләрдән нинди уңыш чыга, игенчеләрнең кәефе ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп кайбер хуҗалыкларга юл тоттык.
-
«Безнең ишегалды» вәгъдә итә
Дәүләт Советы депутатлары - «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары ишегалды территорияләрен яңарту буенча республикада яңа программаны гамәлгә кую инициативасы белән чыктылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимгә теләктәшлек белдереп, «Безнең ишегалды» максатчан программасын эшләүне йөкләде. Әлмәтлеләрне дә күркәм үзгәрешләр көтә. Бу уңайдан халык белән очрашулар, аларның фикерләрен тыңлау башланды
-
Депутатлар Тимур Нагумановны сайлады
Бу хакта Әлмәт муниципаль районы Советының 39 нчы сессиясендә хәбәр иттеләр.
-
Әлмәтлеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә
Киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шәһәрдә әлеге олуг бәйрәмгә кадәр шәһәр паркында урнашкан һәйкәл-монументны реконструкцияләү планлаштырыла. Чәршәмбе көнне бу мәсьәлә уңаеннан фикер алышулар узды.
-
Игенчеләр уракка төшәргә әзер
Авыл хуҗалыгында хәлиткеч чор җитте. Агымдагы атна азагында уракка төшү планлаштырыла. Кайбер хуҗалыклар инде егылган игеннәрне ура да башлаган. Шимбә көнне комбайннар парады узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов һәм белгечләр быелгы урып-җыю чорының үзенчәлеге, бурычлар белән таныштырды.
-
Әлмәтлеләр "Голосящий КиВиН"нан Президент бүләге белән кайтты!
Светлогорсктан шәп хәбәр!
-
Безне яшел урам көтә
Ленин урамында эш гөрли. Кайбер урыннарда хәтта яңгыр дип тормыйлар, төзекләндерүне дәвам итәләр. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында тротуар кырыйларындагы агачларны төптән юк итүләренә борчылучылар да бар. Казан эксперт-дендрологы Сергей Мурзов моңа үзенең аңлатмасын бирде.