Әлмәтлеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә
Киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шәһәрдә әлеге олуг бәйрәмгә кадәр шәһәр паркында урнашкан һәйкәл-монументны реконструкцияләү планлаштырыла. Чәршәмбе көнне бу мәсьәлә уңаеннан фикер алышулар узды.
Парктагы мемориаль комплекста булмаган кеше юктыр. Бирегә Җиңү бәйрәмендә дә, Бөек Ватан сугышы башланган көндә дә сугыш каһарманнарының батырлыгы алдында баш ияргә, рәхмәтләребезне белдерергә киләбез. Элеккеге десантчылар, диңгезчеләр дә шушында митингка җыела, никахлашу көнендә яшьләр Мәңгелек ут янына чәчәкләр куя. Бүген һәйкәл төзекләндерүгә мохтаҗ. Ул Бөек Җиңүнең 30 еллыгы хөрмәтенә 1975 елның 9 маенда ачылган булган. Аңа кадәр бу урында гражданнар сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск торган. Тагын бер кызыклы факт: монумент каршындагы ут Волгоград шәһәрендәге мәңгелек уттан кабызылган.
Биредә 2001 һәм 2003 елларда реконструкция үткәрелде. Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә мемориаль комплекс тагын да баетылды – территориядә як-яклап районда туып-үскән геройларга һәм сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә атап һәйкәлләр урнаштырылды.
Быелгы реконструкция барышында эш һәйкәлне төзекләндерү белән генә тәмамланмаячак, үзгәрешләр дә кертелә. Проект авторы Рафаэль Курамшин семинарга килүчеләрне алар белән таныштырып үтте. Билгеләп үтелгәнчә, һәйкәлнең сурәте шул килеш сакланачак. Хәзерге вакытта бетон коела, герой солдатның “йөзе” дә җимерелә башлаган, байтак кына деталь элек ясалганча түгел. Буяп-сылап торулары аркасында гына без боларны күрмибез. Һәйкәлне, саклау өчен, чүкелгән бакыр табаклар белән ябарга тәкъдим итәләр. Җөйләре яңгыр-кар сулары үтеп кермәслек итеп ябыштырылып, шомартылачак. Хәзер безне мемориаль комплекста соры төсләр каршы ала. Уң һәм сул якта гына фигуралар бронзадан. Максат -комплексны бер стильгә китерү. Һәйкәл аерылып торсын өчен аның төсе үзгәрәк булачак. Ул мондый килеш тагын 3-4 буынга хезмәт итәчәк.
Шәһәрдә чүкелгән материалдан ясалган һәйкәлләр бар икән инде. «Нефтьче» Мәдәният сарае каршында нефтьчеләргә куелган һәйкәл шундыйлардан. Анда кара, ә Хәтер мәйданындагы «әфганчылар» һәйкәлендә якты төстәгеләре кулланылган. Комплекс тирәли батыр якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү турында да фикер алышу булды. Залда утыручылар арасында район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары, ветераннар, яшьләр, бүгенге буын кешеләре дә бар иде. Алар барысы да бу идеяне хуплады. Теләгән кеше фамилияләр язылган урында чәчәкләр дә куя алачак. Балаларны, оныкларны бирегә алып килеп, аларга монда синең бабаңның исеме мәңгеләштерелгән дип күрсәтергә, сөйләргә була. Ә ул үз чиратында зур үскәч, үзенең гаиләсенә моны кабатлый ала. Рафаэль Рәшитович теләгендә җиткерде: исем-фамилияләр дөрес язылсын иде, соңыннан хата төзәтү бик авыр булачак.
Фамилияләрне язу мәсьәләсе элек тә күтәрелгән булган, тик эш акчага терәлеп калган. Хәзер ул «Татнефть» ярдәме белән тормышка ашырыла. Компаниянең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин, шәһәрнең мактаулы гражданины, мөгаллимә Леокадия Садчикова реконструкция белән югары дәрәҗәдәге белгечләр шөгыльләнсен иде дигән гозерләрен җиткерделәр. Җаваптан күренгәнчә, бу эшне Башкортстан егетләре башкарачак. Парктагы Геройлар аллеясын, 3 миллиард тонна нефть чыгарылуга багышланган монументның да авторлары алар. Димәк, эшне ышанып тапшырырга була. Район башкарма комитетының баш архитекторы Антон Севастьянов та сорауларга җавап биреп, булачак үзгәрешләр хакында сөйләде. Ветераннар, яшьләр үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Рафаэль Курамшин, проект авторы:
- Мемориаль комплексны парктан коймалар аерып тора. Әлеге пролетларга сугыш каһарманнарының исем-фамилияләре язылачак. Әлмәт районыннан Бөек Ватан сугышына 18 меңнән артык кеше киткән. Сугыштан соң бирегә күченеп килеп яшәүчеләр дә булган. Барысын бергә санагач, 20 меңләп кеше килеп чыга. Бу исемлекнең биеклеге 2,5 метр булганда, безгә 130 метрга якын урын кирәк булачак. Без исемлекне баганалар арасына куярга тәкъдим итәбез. Барлыгы 27 пролет бар. 25 енә фамилияләр язачакбыз. Шулай итеп без комплексны тулысы белән төгәллибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа