Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Сандугач сайрар илем» фестивале рекорд куйды [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә «Нефтьче» мәдәният сарае янә балалар тавышына күмелде: «Сандугач сайрар илем» XХI балалар иҗаты төбәкара фестиваленең хореография номинациясе финалына Татарстанның 15 районыннан иң талантлы бию коллективлары җыелды.

Быел «Хореография» номинациясе катнашучылар саны буенча рекорд куйды - 1200 бала зур сәхнәдә балкыды! 
– Безнең фестиваль янә талантлы балаларны берләштерде. Елдан-ел шуны күзәтәм: сабыйлар тагын да остарып килә һәм үзгә чыгышлары белән хөкемдарларны эсир итә. Әллә шуның өчендәме иң-иңнәрне сайлап алуы да җиңел түгел. Биредә сәхнә тоткан һәркем җиңүгә лаек, - диде «Рухият» фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова. 
Алдынгы урыннарны яулаган коллективлар 31 март көнне Әлмәттә Гала-концертта чыгыш ясаячак. Иң-иңнәр исә 16 апрельдә Казан дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию хокукына ия булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса