Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рәис Нәгыймовның гран-прие күршеләргә китте

1 нче балалар музыка мәктәбендә танылган композитор Рәис Нәгыймов исемендәге III Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе булып узды.

Быел фестивальгә үзгәрешләр дә кертелгән иде.
30 елдан артык 1 нче музыка мәктәбе директоры булып эшләгән, берсеннән-берсе матур көйләр иҗат иткән Рәис Нәгыймовны белмәгән кеше юктыр. Әлмәтнең гимнына әверелгән «Урсал тауда»ны гына да әйтү җитә.

Рәис абыйның да тырыш хезмәте, иҗаты әле дә күңелләрдә. Бөтен барлыгын биреп эшләгән мәктәбе 2013 елдан аның исемен йөртә. Һәм шушы елдан башлап «Урсал тауда» иҗат проекты гамәлгә куела.

Моңа кадәр дә төрле номинацияләр буенча уздырылып килгән бәйгедә быел янәдән яңалык. «Балаларның һәм зурларның композиторлык иҗаты» номинациясендә көч сынашырга Әлмәттән тыш, Лениногорск, Җәлил, Азнакай, Бөгелмәдән килгәннәр. Яңа Кәшер, Түбән Мактамада яшәүчеләр арасында да көй чыгаручылар бәйгедә үзләрен сынап карарга булган.

Яңа төр бәйгегә сорау зур булуын музыкантлар, укытучылар да билгеләп үтте.

- РФ һәм ТР композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Бөтенроссия конференциясендә чыгыш ясап, яшь композиторлар арасында конкурсларның бик үткәрелмәвен ачынып сөйләгән иде. Безнең мәктәп әле яңа гына иҗатта үзләрен сынап караучылар һәм профессионал музыкантлар арасында иҗади ярыш уздырырга булды. Һәм үзебездә гаҗәпкә калдык, катнашырга теләүчеләр шактый җыелды. Бәлки әле безнең фестиваль-бәйгедән соң йолдыз кабыныр,- диде 1 нче музыка мәктәбе методисты Наталья Попова.

Жюри составын танылган музыкантлар тәшкил итте: композиторлар берлеге әгъзасы Ренат Хәкимов, Тукай бүләге лауреаты Роберт Андреев, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Хәйруллина, Зәйтүнә Нәгыймова һәм башкалар.

Алар хөкеменә инструменталь музыка да, ансамбль-хорлар, солистлар башкаруындагы җырлар да тәкъдим ителде. Чыгыш ясаудан тыш һәр композитор үзе иҗат иткән көй төшерелгән нота да тапшырырга тиеш иде. Бәйге барышында төбәктә талантларның күп булуы күренде.

Бәйгедә 33 кеше катнашты. Аларның 8 е музыка мәктәбендә, 12 се көллияттә белем алучылар, 13 е инде музыкантлар. Иң яшь композиторга 8, иң зурысына 56 яшь иде. Гран-прины Лениногорск балалар музыка мәктәбе директоры Рафаэль Әхмәтҗанов отты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X