Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр халыкара бәйгедә җиңү яулады

7-10 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Театр елына багышланган “Огни Рождественской Москвы” дигән Халыкара фестиваль-конкурс үтте.

Фестиваль "XXI гасыр балалары” балалар һәм яшьләрнең иҗади һәм шәхси үсеше проекты кысаларында үткәрелде. Биредә Волгоград, Ульяновск, Пенза, Новосибирск, Свердловск, Чиләбе, Түбән Новгород, Калининград, Мәскәү, Ленинград, Воронеж өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Казахстан Республикасыннан, Башкортостан республикасыннан меңнән артык бала катнашты.

Республикабыз данын бу бәйгедә Әлмәт шәһәренең 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары яклады. Алар инструменталь һәм вокаль номинацияләрдә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары әлмәтлеләрнең башкару осталыгын югары бәяләде.

Елисей Анохин (гитара) җитәкчесе А. Шәйхетдинова, “Мозаика” инструменталь ансамбле җитәкчеләр А. Шәйхетдинова, Л. Казакова һәм Дана Рәфыйкова (вокал)  җитәкчесе Г. Зәкиянова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса