Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Галимнең исемен йөрткән гимназиядә зур чара узды

Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, бөтен мөселман дөньясына танылган рухани Риза ага Фәхреддиннең тууына - 160 ел.

Бу көннәрдә галимнең юбилее уңаеннан шәһәребездә һәм район киңлегендә  аңа багышланган чаралар оештырыла. Шуларның берсе бүген Риза казый исемен йөрткән Әлмәт шәһәренең 1 нче татар гимназиясендә  узды.

Гимназия үз ишекләрен 1991 елда ачып җибәрсә, 1996 елда аңа  Ризаэддин Фәхреддин исеме бирелә. 1999 елда исә  биредә Риза Фәхреддиннең музее эшли башлый.

Очрашуга галимнең якташы, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев та килгән иде. Ул  Риза Фәхреддиннең  кызы Әсма ханым белән очрашу  истәлекләре белән уртаклашты һәм  чарада катнашучылар хозурына  үзе белән алып килгән галимнең шәхси әйберләрен тәкъдим итте.

Гимназия укучыларының чыгышлары бәйрәмгә тагы да  ямь өстәп җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса