Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында яңа җитәкче билгеләнде

Әлмәт полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.

21 октябрь көнне ТР буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул – полиция полковнигы Айрат Баһауов. Моңа кадәр ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеген җитәкләгән. 

Артем Хохорин Айрат Баһауовның хезмәт елларында үзен профессиональ һәм грамоталы җитәкче буларак танытуын билгеләп үтте. 
Айрат Баһауов министрлык җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм райондагы хокукый тәртипне ныгыту өчен барысын да эшләячәген әйтте. 

Моннан тыш, министр шәхси состав белән эшлекле киңәшмә дә үткәрде. Аның эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук район суды, прокуратура, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкилләре һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Әлмәт шәһәрендәге идарәсе җитәкчеләре катнашты.

Фото: Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса