Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык гозерләрен җиткерде

Республикада, шул исәптән безнең төбәктә дә мобиль кабул итүләр бара. Сайлауларда катнашучы партияләрнең тәгәрмәчле кабул итүләре Тайсуган авыл җирлегенә дә килеп җитте.

Сайлаулар алдыннан автобус белән килгән агитаторларның халык белән урыннарда очрашып, аларның сорау-проблемаларын язып алулары күркәм традициягә әйләнеп бара. Күтәрелгән барлык мәсьәләләр сайланачак депутатларга наказ итеп биреләчәк.

Тайсуганлыларның да җиткерер сүзләре бар иде. Яшьләр урамында яшәүче Хәлимә апа Спиридонова биредә юлның начар булуыннан зарланды.

- Урамның дәвамы бар. Язын-көзен һәм кышын чыга да, керә дә алмыйбыз. Шәһәргә барырга кирәк булса, 250-300 метр араны сазлыкта кия торган итекләр белән узам, аннан аяк киемен алыштырам. Машинаның кредиты бетмәгән әле, бу юлда йөреп, бамперлары ватылды инде. Депутатлар ярдәм итмәс микән дип мөрәҗәгать итүем иде, - диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы искәртүенчә, юлны җирле бюджет акчасына гына ясап булмый. Биредә юлны җир тигезлегеннән күтәртеп, каты япма салырга кирәк. Урамда газ сузу белән дә проблема күзәтелгән. Анысы, ниһаять, урыныннан кузгалган.

Ренат Газизов, Габбас Зарипов, Ренат Фазуллин умарта асрыйлар. Быел әллә ни җиле тимәсә дә, узган ике ел алар әйләнә-тирәдәге кыр-басуларны корткычларга каршы эшкәртүдән зыян күргәннәр - бал кортлары агуланып үлгән.

- Бу республика күләмендә хәл ителә торган проблема. Әлегә умартачыларны яклый торган законнар юк. Хуҗалыклар безнең белән килешеп, кисәтеп эшләсеннәр иде. Депутатлар безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез, - ди алар бертавыштан.

Мондый кабул итүләр районда Кәләй авыл җирлегендә, Түбән Мактамада, шәһәрдә Яшьләр үзәге, «Нефтьче» Мәдәният сарае каршында оештырылды инде. Партияләр автобусы 6 сентябрьгә кадәр район һәм шәһәрнең төрле урыннары буйлап йөриячәк һәм наказлар туплаячак.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Марсель Мостафин,

Тайсуган авыл җирлеге башлыгы:

- Мондый күчмә кабул итүләрне уңай бәялим. Партияләр халыкка үзе килә, кешеләргә гозерләрен безнең аша түгел, ә бәлки турыдан-туры җиткерү мөмкинлеге тудырыла. Сайлаулардан соң да халык арасында бу рәвешле йөрүне дәвам итәргә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса