Татарстанда бүген көчле җил көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Урыны белән томан.
Фото: http://m.rosbalt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа