Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасын яңартуга гариза бирергә онытмагыз

Бу турыда Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе искә төшерә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендәге (районара) идарәсе шуны искәртә: социаль хезмәтләр алу хокукына ия булып, аның акчалата эквивалентын ала торган федераль ташлама алучылар 1 октябрьгә кадәр МФЦга, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша, тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- медицинада куллану өчен рецептлар буенча дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балаларның дәвалау туклануы өчен махсуслаштырылган продуктлар;

- төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортта дәвалануга юлламалар;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү хокукы.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия булган федераль ташлама алучыларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, балигъ булмаган яшьтә фашизм тоткыннары булганнар, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар исәбеннән аерым категория кешеләр керә.

 

Бу мөһим! Дару препаратларын дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортта дәвалануга юлламаны – Социаль иминият фонды бирә, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү хокукын Россия тимер юллары (РЖД) тәкъдим итә.

 

Идарәнең кайнар линия телефоны 074

Белешмәләр өчен телефон:  32-18-06

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса