Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роструд кыскартылган эш атнасы турында искәртте

 Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

«Кыскартылган эш атнасы россиялеләрне ноябрь башында көтә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә 4 ноябрь ял көне булачак», дип аңлаттылар хәбәрдә.

Шулай итеп, Россиядә ноябрьнең беренче атнасында эшчеләр дүрт көн — 2 һәм 3 ноябрьдә, шулай ук 5 һәм 6 ноябрьдә булачак, дип аңлаттылар хезмәттә.

Сишәмбе, 3 ноябрь — бәйрәм алды эш көне булу сәбәпле, аның озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип өстәделәр ведомствода.

Искәртеп үтик, Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда 6 ноябрь дә ял көне санала. 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса