Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр саны кими

Россиядә илкүләм проектларның төп уңыш индикаторы булып гомер озынлыгы үсеше тора. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Ул шулай ук үлүчеләр санының кимүен дә әйтә һәм аны мөһим күрсәткеч дип саный. Президент илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр саны кимүенә игътибар юнәлтте. 

Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Алар үз эченә «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса