Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 7 мең беренче сыйныф укучысы ярдәм алачак

Ярдәм 21 мең 2–11 нче сыйныф укучыларына һәм күп балалы гаиләләрдән балаларга тәэмин ителә. 

Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында быел 7 меңнән артык булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Укучыларга акция буенча бирелә торган мәктәп портфельләренә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар керә.

"Акция кысаларында шулай ук аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән 21 меңгә якын мәктәп укучысына, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балаларга һәм авыр финанс хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк", — диелә хәбәрдә.

Республиканың Алабуга, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Норлат, Саба һәм Сарман районнарында 1022 укучы ярдәм алган инде.

Хәйрия акциясе август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ул 2007 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 2007-2019 елларда 194,4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм 2-11 сыйныф укучылары 249 млн. сумнан артык ярдәм алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса