Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мөһим акция узачак

Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында Әлмәттә дә бик мөһим чаралар узачак.

БМОның Генераль Ассамблеясы Резолюциясе нигезендә бу көн ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә ел саен уздырылып килә. Быел да әлмәтлеләр юлларда иминлекне тәэмин итү, имгәнүләр һәм корбаннар санын киметү проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатларында 13 ноябрьдән 19 ына кадәр төрле чаралар уздыралар. Бу - ЮХИДИ хезмәткәрләренең югары, урта-махсус һөнәри уку йортлары укучылары белән очрашуы да, автомәктәпләр курсантлары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның куркынычын аңлату эшләре алып бару да. Акция кысаларында тагын бик күп мөһим чаралар планлаштырылган.

фото: http://zai-info.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса