Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар хирургы проблемасы чишелде

Редакциягә медицина хезмәте уңаеннан да шалтыратулар, килүчеләр булып тора.

Күптән түгел генә газета укучыбыз, ике бала анасы Регина Салихова шәһәрдә кайчан балалар хирургы булыр икән дип мөрәҗәгать итте. 
– Әйе, медсанчастька алынган балалар хирурглары китте. Алар безгә даими килмәгән иде, үзебезнең хирурглар булганчы ДРКБдан командировкага гына җибәрелделәр. Хәзер медсанчастьта 2, балалар поликлиникасында өч хирург эшли. Кайбер очракларда, мисал өчен, тәҗрибәле табибларның консультацияләре кирәк булганда, диагнозны раслау өчен без балаларны Лениногорскига җибәрәбез. Монда бернинди хилафлык юк, бу безнең хирурглар түбән квалификацияле дигән сүз дә түгел, ә бәлки табиблык эшендә һәрвакыт икенче фикер була. Барысы да балалар иминлеге өчен эшләнә, – дип аңлатты Вера Головина. 
Хәбәр иткәнебезчә, балалар стационарын модернизацияләү, тулысынча реконструкцияләү бара. Биредә хирургия бүлеге дә ясала. Эшләрне киләсе елның 1 июненә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса