Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кечкенәләре юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнә

Әлмәтнең 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән ЮХИДИ инспекторлары профилактик әңгәмә оештырды.

Максаты - балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм юлларда җаваплы булырга өйрәтү. 
Әңгәмә барышында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү буенча мультфильмнар тәкъдим итте. 

Нәниләр инспектор белән берлектә җәяүле кичүләре һәм светофор төрләре, җәяүлеләр өчен төп юл йөрү кагыйдәләре белән танышты. 

Чарада яктылыкны кире кайтаручы элементларга аерым игътибар бирелде. 

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса