Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге сайлаулар куркынычсыз булачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Covid-19 белән булган вакыйгаларның теләсә кайсы үсешендә көзге сайлауларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Барлык тавыш бирүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар биреләчәк. 

Татарстан учреждениеләрен «карантинлы» чараларны бетерүнең өченче этабына күчерү көзен сайлау участокларында файдаланылачак куркынычсызлык чараларына йогынты ясамаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без Татарстанның чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүен аңлыйбыз. Гражданнар антисептик булган урыннарда перчаткалар киеп йөрмәскә мөмкин, әмма без, сайлауларны оештыручылар буларак, вакыйгалар үсешенең барлык сценарийларына да әзер булырга тиеш. Тавыш бирүне оештыруның төп приоритеты - тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге иминлеге,» - диде Кондратьев.


Аның сүзләренә караганда, сайлаулар вакытында Роспотребнадзор һәм РФ Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә эшләнгән барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк. Барлык килүчеләргә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган авторучкалар таратылачак.

Тавыш бирү көннәрендә - 11-13 сентябрьдә - барлык сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк. Димәк, һәр сайлаучы үзе өчен уңайлы вакытта тавыш бирә алачак. Шул ук вакытта һәр сайлау участогында, кешеләр тупланып калмасын һәм санитар дистанцияне тәэмин итү өчен, тавыш бирүчеләр агымы чикләнәчәк. Керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм куллар өчен антисептик чаралар урнаштырылачак. Һәр керүчегә температураны үлчәтәчәкләр.

Тавыш бирү өчен бүлмәләрдә кешеләр арасында санитар дистанция максатларында бер ярым-ике метр арада тамга куелачак. Барлык җиһазлар шул ук куркынычсыз араны саклау өчен куелачак. Тавыш бирү өчен кабинкаларда пәрдә булмаячак. Тавыш бирү сере санитар дистанция һәм тавыш бирүчеләрнең агымнарын чикләү белән тәэмин ителәчәк. Һәр тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча һәм сайлау участоклары ябылганнан соң тавыш бирү урыннарын, шул исәптән үтеп узуларны, шулай ук комиссия әгъзаларын йөртү өчен билгеләнгән автотранспорт чараларын җентекләп дезинфекцияләү үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса