Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш, Тулеев!

Март ахыры Россиянең сәясәт күгендә яшенле болытлар туплануы белән хәтергә кереп калыр, мөгаен. Президент сайлавы уңаеннан фанфарлар кагылырга да өл­гер­мәде, Россиянең эчке сәясәтен Волоколамск чүплегендә оешкан агулы газлар тончыктыра башлады. Элиталар әлеге проблемадан башны комга тыгып котылырга маташкан бер мәлдә, “Кышкы чия“ сәясәтнең тектоник плитәләрен нык кына селкетерлек тетрәнү бирде. Кузбасс фа­җигасе илдә вулкан атуга тиң шау-шу кубара язды. Сәясәт акулалары бу хәсрәтне Кремль аркасына кадалган пычак дип кабул иттеләр.

Гади халык та югалтуның эчке сәя­сәтнең аркау җепләре черү сәбәпле килеп чыкканын аңлау чигенә якынлашты. Буй җепләр ролен уйнарга тиешле вертикаль аркау җепләрдән башка гына берни дә майтара алмый. Моны Кремльдә үткән елда ук аңлап өлгер­гәннәр, байтак губернаторны кәнәфи­дән төшереп, урын­нарына яшь технократлар билгеләп өл­гергәннәр иде инде. Әмма “Кышкы чия“ янгыны буй җепләрнең берсен иң нечкә җирдән өзде: үткән гасырның сиксә­ненче еллары ахырында шахтер бунтлары фонында сәясәт тәхетенә күтә­релгән Аман Тулеев җилкәсенә авып төште. Якындагы айларда һаваны җилләтү, сәяси климатны кыздыручы “парник газлары“­ннан арындыру өчен, Кремльгә байтак тырышырга туры киләчәк. Пар чыгарырга тиешле клапан­нарның тутыкканы, үз вазифаларын бик үк уңышлы үтәмәүләре күзгә ташлана.

Аман Тулеев­ның үз теләге белән отставкага ки­түе, Владимир Путинның отставканы ялынып тормый гына кабул итүе – ватык клапанны сиздерми генә алыштырырга ты­рышуның бер мисалы ул. Кремльдә инде болай да Кемерово арысланын хөрмәтләп лаек­лы ялга озатырга җыенулары сер түгел иде. Сәүдә үзәгендә кинәт чыккан янгын Тулеев администрациясенең төбәк проблемаларын хәл итә алмаслык хәлдә зәгый­фьләнгәнен күрсәтте, легендар губер­на­торның соңгы еллар идарәсен тоташ сөремгә батырды. Югары рейтинглар, пропаганда дәрәҗә­сенә күтәрелгән “халык мәхәббәте“нең бернигә дә тормавын, сәяси олимпта озак тоткарланырга ярамавын раслады.

Тулеевча бәхилләшү Россия тарихында тагын бер чор үтеп баруын ис­кәртә. Идарәнең элекке ысул­ларының бүгенгә ярамавын, проблемаларны эфирдан пропаганда яңгыры койдыру белән генә хәл итеп булмавын дәлилли. Тарих аягында нык басып торган яңа сәясәтчеләр буынын таләп итә, шулар гына чишә алырлык авырлык­лар белән сыный. Рос­сиядә андыйлар табылырмы?

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса