Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргән

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев мәгълүматлары буенча, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча 2 миллионнан артык татарстанлы тавыш биреп өлгергән.

 «Мин хәзер шуны төгәл әйтә алам: бу вакытка Татарстанда тавыш бирү хокукына ия булган күпчелек гражданнар катнашты. 30 июнь киченә алынган мәгълүматларга караганда, 2 млн 56 мең 727 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 69,85% тәшкил итә», — дигән Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

1 июль - Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне. Татарстанда барлыгы 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшләп килә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса