Әлмәт ишегалларында кече архитектура формалары урнаштырылачак
Җәмгыять

Әлмәт ишегалларында кече архитектура формалары урнаштырылачак

Эшләр сентябрь ахырына кадәр тәмамланачак.

Кече архитектура формаларын урнаштыру Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләренең откан грантлары хисабына - 4 млн.сумга башкарачаклар.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, әлеге кече архитектура формалары «Безнең ишегалды» программасы бармаган урыннарда куелачак.