Нефтьчеләр бәйрәм итте
Җәмгыять

Нефтьчеләр бәйрәм итте

Республика һәм ил тарихында мөһим урын тоткан татар нефте быел да үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте.

Купшы бәйрәм

5 сентябрь көнне шәһәребездә бу уңайдан бик купшы бәйрәм узды. Артыгы белән зурдан кубып оештырылган бәйрәм чаралары бу елда күчмә платформалары, раритет транспорты һәм артистларның һавада очып йөрүләре белән истә калды дип тә әйтергә була. 

Нефтьчеләр көненә багышланган чараларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, нефть компаниясе һәм район җитәкчелеге, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, нефть тармагы ветераннары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Тантана традиция буенча калабызның үзәгендә – Ленин мәйданында узды. Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә үзенең җылы котлавын бүләк итте. Үзенең чыгышында ул нефть-газ сәнәгате проектларын гамәлгә ашыру бөтен Россия Федерациясенең фәнни-техник һәм сәнәгать потенциалын үстерүгә ярдәм итүен ассызык-лап узды.

Нефтьчеләр көнендә очучы музыкантлар

  • Узган ел йомгаклары буенча республикада 34,5 млн тонна нефть чыгарылган. Барлык күләмнең өчтән ике өлеше үз куәтләрендә эшкәртү тирәнлеге 99%тан артыграк булган хәлдә эшкәртелә. Республика продукциясе күләменең өчтән бере нәкъ менә комплекс предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән.

Девон нефте ачылуга 80 ел

Татарстан Рәисе быел республиканың девон нефте ачылуга 80 ел тулуын да искәртеп китте һәм бу вакыйганың Татарстанның нефть тармагы һәм аның бөтен тарихы өчен зур борылыш булуын ассызыклады. 

Рөстәм Нургали улы нефть тармагының фидакарь хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Шуны да билгеләп узарга кирәк, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Рәис ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов РФ дәүләт бүләге - «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде.

Әлмәттә нефтьчеләр көнен зурлап уздырдылар

Нефтьчеләр көнендә елдагыча һөнәри бәйге дә оештырылды. Ул 32 мәйданчыкта узды, ярышларда 436 кеше катнашты. Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары пешекчеләр, нефть һәм газ чыгару буенча операторлар, скважиналарның җир асты ремонты бригадалары, медицина хезмәткәрләре, АЗС хезмәткәрләре, бораулау бригадалары, электромонтерлар һәм башка профильле белгечләр арасында барган кызу ярышларны бик яратып күзәттеләр.

  • Гомумән, бәйрәм көнендә Әлмәт таңнан алып кичкә кадәр шау-гөр килеп торды. Дистәләгән мәйданчыкта зурлар өчен дә, балалар өчен дә күңел ачу чаралары оештырылды. Ленин мәйданы, «Каракүз» скверы, «Алнас» стадионы сәхнәләрендә татар эстрадасының мәшһүр җырчылары белән беррәттән Россия эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясады.Резеда Исмәгыйлева