Әлмәттә М-4 микрорайонында 2,8 км юлны ремонтлау төгәлләнеп килә
Җәмгыять

Әлмәттә М-4 микрорайонында 2,8 км юлны ремонтлау төгәлләнеп килә

Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча алып барыла.

Әлмәттә М-4 микрорайонында юлларны төзеп бетерәләр, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Гатауллина, Звездно-Фестивальная һәм Зеленая долина урамнарында яңа өслек барлыкка килде. Бу юллар күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләре аша уза.

  • Ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 2,8 километр тәшкил иткән. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча алып барыла һәм ахырына якынлаша.